Күпфатирлы йорт ишегалды «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә төзекләндерелде

2025 елның 26 июле, шимбә

Гагарин урамындагы 28нче йорт территориясе «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә 2023 елда төзекләндерелде.

Ул чагында халыкның шатлыгына чик-чама юк иде. Чөнки йорт универсаль базар артында гына урнашкан, сатып алучылар еш кына үз машиналарын кайда һәм ничек туры килсә шунда куеп калдыралар, балаларның куркынычсызлыгы турында әйтеп тә торасы юк...

Хәзер биредә барысы да тәртиптә: ишегалды махсус зоналарга бүленгән, тротуарлар, машина кую урыннары ясалган, балалар өчен - уен мәйданчыгы, зурлар өчен - эскәмияләр, келәм каккычлар җиһазландырылган. Алай гына да түгел, ишегалды бүген хуш исле чәчәкләр бакчасына әверелгән. Тротуарлар белән бүленгән яшел зоналарда күп төрле чәчәкләр үсә, алар иртә яздан көзнең соңгы көннәренә кадәр төрле төсләргә күмелеп утыра.

Хуш исле чәчәкләр – бу йортта яшәүче Суфия Мәхмүтова, Венера Моратханова һәм Татьяна Кочневаның хезмәте. Өчесе дә лаеклы ялда булсалар да, ишегалдына кемдер килеп матурлык һәм тәртип урнаштырыр дип көтеп утырмыйлар.

- Төзекләндерү эшләре башлангач ук без көн саен ишегалдына чыгып, кайда нәрсә булачагы белән кызыксына идек, теге яки бу урында нинди чәчәкләр утыртачагыбызны да алдан планлаштырып куйдык. Чөнки без «Безнең ишегалды» программасы килүен түземсезлек белән көттек. Әгәр яшәгән җиреңдә тәртип, матурлык булса, үзеңә дә күңелле, кунаклар алдында да йөзең кызармый бит, - ди Суфия Мәхмүтова.

Яңа зоналарга беренче чәчәкләрне алар төзелеш эшләре тәмамланганнан соң ук, ишегалды тантаналы рәвештә ачылганчы ук утыртканнар. Хәзер үзләренең яшел оазисларын алар яңа төрләр белән тулыландырып тора. Кая гына барсалар да, орлык яки чәчәк үсентеләре алып кайтырга күнеккәннәр инде.

– Без аларның кайберләренең исемен дә белмибез, аларның ничә төре утыртылганын да әйтә алмабыздыр, мөгаен, - ди Венера Моратханова. - Әгәр берәр нәрсә ошаса, алабыз да утыртабыз. Ләкин кайвакыт без шундый ярату белән үстергән чәчәкләрне өзеп алып китәләр. Мондый матурлыкка кемнең генә кулы күтәрелә торгандыр.

Чәчәклек территориясен шартлы рәвештә үзара өч өлешкә бүлгәннәр, һәркайсы үз участогы өчен җаваплы. Шуңа да карамастан, чәчәк орлыкларын бер-берсе белән бик теләп бүлешәләр, чәчәклекләрне караганда да, күршеләрчә бер-берсенә булышалар. Өстәвенә, территория шактый зур: чүп үләннәрне вакытында утамасаң һәм су сипмәсәң, матур чәчәкләр турында хыялланасы гына кала.

- Иртәнге сәгать 4тә, кояш чыгу белән ишегалдына чыгам. Менә монда без каштан утыртырга планлаштырабыз әле, ә бу чәчәкләрне каядыр күчереп утыртырга кирәк булачак. Әйтәсе дә юк, бакчабызны төштә дә күрәм, – дип шаярта Суфия Мәхмүтова. - Безнең көнебез шушында уза. Күрше йортларның ишегалды территорияләре өчен дә борчылабыз әле. Хәлдән килсә, анда да чәчәкләр утыртыр идек.

Без сөйләшкән кыска гына арада да, бакчачылар әледән-әле түтәлләр арасында күренгән чүп үләннәрен утыйлар, кипкән чәчәкләрне өзәләр. Биредә һәр чәчәккә аерым игътибар, җылы караш –  өй түрендәге бакчаның бер почмагы да буш тормый: хәтта баганалар төбенә  дә үрмәләп үскән гөлләр утыртканнар. Ә кайчандыр үзләре утырткан агачлар астына ял итү өчен чыбыклардан үрелгән канәфи чыгарып куйганнар.

- Йортыбызда шундый тынгысыз ханымнар яшәвенә  сөенеп туя алмыйбыз. Чәчәкләре искиткеч матур: үтеп баручылар да туктап, аларны кем үстерә дип сорашалар. Күршеләребезгә зур рәхмәт, - ди йортта яшәүче Асия апа Гарифуллина.

Тирә-якта чүп үләннәре түгел, чәчәкләр үсеп утырганда, балалар мәйданчыгында да халык күп була. Бу йортта яшәүчеләр дә, балалары белән паркка ашыгучы әниләр дә еш кына монда тукталалар.

Ә тату күршеләр уңайлы ишегалдының аларга гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә шатлык бүләк итүенә сөенеп туя алмыйлар. «Республика Хөкүмәте безгә шундый уңайлыклар тудырды, шәһәр халкының гомуми бурычы – зур тырышлык белән булдырылганны саклап тоту», - дигән фикердә алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International