ИҖАТТА, ЭЗЛӘНҮДӘ

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Унөч ел инде “Нурлат ТРКсы” коллективы 21 ноябрьне  һөнәри бәйрәм көне буларак билгеләп үтә. Нурлатлыларга зәңгәр экраннар аша яңалыклар җиткереп, котлаулар юллап, төрле иҗади проектларга иганәчелек итеп, иҗади конкурсларда җиңүләр яулап яшәүче коллегаларыбызның тормышлары идеяләрдән кайнап тора. Быел алар техник яктан да ныгыдылар: үз резерв студияләрен булдырдылар, кабул итүче антеннаның 60 метрга күтәрелүе белән сигналларны кабул итү зонасы да киңәйде. Ә эзләнү, омтылу һәм иҗади ниятләр зонасы тагы да киңрәк аларда, димәк, алда яңа тапшырулар, яңа табышлар, яңа ачышлар булачак та булачак әле!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International