Аграрчылар тотрыклы уйный

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Нурлат аграр техникум студентларыннан торган волейбол командасы зона ярышларыннан икенче урын алып кайтты. Әлеге ярышлар урта махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында волейбол буенча республика беренчелеге кысаларында уздырылды. Аксубайда үткән турнирда исә тренер Вячеслав Лобов кул астында шөгыльләнүче Нурлат аграр студентлары үз төркемнәреннән финалга чыкканнар һәм анда алексеевскилыларгы оттырырга мәҗбүр булганнар. Аграр техникумның волейбол командасы мондый ярышларда узган ел да шундый нәтиҗә күрсәткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International