Нурлат укучылары хокукый белем ала

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Бүген, 20 ноябрьдә шәһәрнең 1нче мәктәбендә укучыларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үтте. Укучылар полиция бүлеге, шәһәр прокуратурасы, Роспотребнадзор, Пенсия фонды һәм башка структура вәкилләренә сораулар бирә алдылар. Мисал өчен, салымчылардан балаларының укулары өчен түләүче ата-аналарга ташламалар каралганмы икәнлеге, салымнар түләмәгәндә нинди санкцияләр кулланылганлыгы һәм башкалар турында сораштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International