ИМИНЛЕК ӨЧЕН ҺӘРКЕМ ҖАВАПЛЫ

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Уяулык, контроль, җаваплылык– бүген Нурлат муниципаль районы советында киңәйтелгән составта үткән террорчылыкка  каршы район комиссиясе утырышында район халкының иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен катнашучылар алдына шундый бурычлар куелды. Комиссия рәисе, район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова рәислегендә үткән утырышта Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин бүген райондагы хәлнең торышына бәя бирде, республикадагы соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан эчке эшләр бүлегенең көчәйтелгән режимда эшләвен бәян итте. РФ УФСБсының өлкән уполномоченные Ирек Незеев әлеге чыгышны тулыландырып, бүгенге шартларда иминлекне тәэмин итүдә һәр служба җитәкчесенә катгый таләпләр куелуын искәртте.
Районда легаль булмаган шартларда яшәүчеләрне ачыклау турындагы мәсьәлә буенча төп докладчы –   РФ миграция хезмәте территориаль бүлеге начальнигы Зөлфирә Хисмәтуллина чыгышыннан күренгәнчә, быелның 10 аенда район территориясеннән 19 чит ил кешесе үз иленә озатылган. Ул миграция турында законны үтәү буенча эшнең эчке эшләр бүлеге, миграция службасы һәм җирле үзидарә җитәкчелеге арасында килешү нигезендә оештырылуын да әйтеп узды.Әмма бу барлык служба вәкилләренең, шул исәптән җәмәгатьчелекнең, халыкның уяулыгын киметергә дигән сүз түгел. Шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Руслан Галиев бу хакта искәртү белән бергә закон нигезендә каралган җаваплылыкның кырыслануын да җиткерде. Участок инспекторлары  һәм авыл җирлекләре башлыклары арасында элемтәне көчәйтергә, мәгариф өлкәсендә балаларның экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору буенча оештырылган хокукый белемнәр ункөнлеге тәҗрибәсен даими кулланышка кертергә, бу сөйләшүләргә ата-аналарны да тартырга, вазифаи затлардан үз оешма-предприятиеләрендә куркынычсызлык шартларын тәэмин итүне таләп итәргә һәм һәркемгә уяу, җаваплы булырга–прокурор вазифаларын башкаручы Руслан Галиев һәм  утырышка рәислек итүче Флюра Ногманова сөйләшүгә ноктаны кабат шул фикердә куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International