Нурлат парашютчылары аэроторбада очып кайтты

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Гимназиянең 15 укучысы узган атнада Самара шәһәрендәге аэродинамик торбада уку-өйрәнү уеннарында булып кайтты.
– Аэродинамик тренажер парашютчылар өчен барлык хис-тойгыларны бирә, - ди клуб җитәкчесе Радик Гыйниятуллин. – Бу тренажерда очу өчен аерым уку-өйрәнүләр кирәкми. Инструктор үзе барын да контрольдә тота. Балалар әлеге тренажерның бик күп файдалы ягын таптылар. Хәзер түземсезләнеп кар яуганны көтәләр. Кар 20 сантиметрга җиткәч, Минзәләгә барып парашюттан сикерүләрне дәвам итәргә җыенабыз. Ә хәзергә тренировкалар дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International