Нурлатта өч мәктәп автобусы яңага алыштыруны таләп итә

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Әлмәт районында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң, райондагы мәктәп автобусларына ЮХИДИ бүлегендә техник карау үткәрелгән. Мәгълүматлардан күренгәнчә, автобусларның кайберләрендә ГЛОНАСС системаларының эшләмәве ачыкланган.
- Район буенча барлыгы 32 мәктәп автобусы булса да, техник карауга 28е генә килгән иде, - ди теркәү-имтихан бүлеге начальнигы Владимир Тимофеев.- Әйтүләренчә, 5 автобус ремонтта икән. Мәктәп автобусларының кагыйдә бозуы нигездә тизлекне арттыру һәм шоферларның иртәнге медицина тикшерүе узмавына бәйле. Әлеге кагыйдә бозуларны тиешле вакытта бетерү өчен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Габделгазиз Юнысовка предписание бирелде, моннан тыш, мәктәп директорлары һәм автобус шоферлары белән өстәмә инструктаж үткәрелде.
Мәктәп автобуслары бүген район мәгариф идарәсе җитәкчелегенең дә баш авыртуы. Чөнки 36 маршрутка хезмәт күрсәтүче 32 автобусны төзәтеп, карап тоту өчен күпме средство һәм штат кирәк. Автобусларның яраклылык срогы да 5-6 елга гына җитә икән. Әнә, инде бүген 3 автобус яңага алмаштыруны көтә.
- Мөмкинлекләрдән чыгып, алмаштырырга тырышабыз, - ди Габделгазиз Юнысов. – Шәһәрнең 4нче мәктәбендәге проблемалы автобусны яңага, чит илнекенә  алмаштырдык. Хәзер башкаларын яңарту юлларын карыйбыз. Автобусларның барысы да техник карау уза. Төзексезлекләр ремонтлана. Техник карау, ремонт эшләрен Нурлат УТТсында башкарабыз, алар белән килешү төзелгән. Ә медицина тикшерүе үткәрү өчен район үзәк хастаханәсе белән килешү бар, шәфкать туташлары махсус укулар узды. Шәһәрдәге 3 автобус шоферына “Нурлат АТП”сының шәфкать туташы медицина каравы үткәрсә, авыллардагы йөртүчеләр фельдшерлар карамагында.
- Мәктәп автобусларына шоферларны ничек сайлап аласыз һәм күпме түлисез?
- Иң элек, йөртүченең кайчан да булса “права”сыннан мәхрүм ителгәнме-юкмы икәнлеген карыйбыз, аннан шоферның кимендә өч ел рәттән автобус йөртү стажы булырга тиеш. Хезмәт хаклары уртача 8 мең сум.
Салкыннар җитү белән ата-аналар да кайгыра башлаган.
- Балалар автобусларны озак көтми дисәләр дә,  андый хәлләр булгалый, - ди исемен атарга теләмәгән ана. – Кереп җылынып торыр өчен урын да юк. Балалар я кибет, я башлангыч мәктәп янында көтеп тора. Кайчан кайтырлар, исән-саулармы, дип йөрәк гел “гөж” итеп тора инде.
Район мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, Вишневая Поляна, Торнаяс, Бикүле авылларында, юллар булмау сәбәпле, автобуслар бөтенләй керә алмый икән. Шуңа да балалар авыл читендәге автобус тукталышына чыгып көтеп торырга мәҗбүр. Бу – автобуслы авыллар проблемасы. Ә менә Тукай поселогы һәм Иске Иглай авылларыннан укырга йөрүче балаларга автобусы да эләкми әле аның. Шуңа да язгы пычракта, карлы буранда укучылар мәктәпкә җәяү, я булмаса ат белән йөрүләрен дәвам итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International