Нурлат сукырлар җәмгыяте “Ак таяк” айлыгын башлап җибәрде

2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген, 15 ноябрьдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат районара бүлекчәсендә “Ак таяк” айлыгы кысаларында “түгәрәк өстәл” узды.
Анда катнашучылар үз сорауларын төрле службалар вәкилләренә бирә алалар иде. Шулай да сорауларның күпчелеге ЮХИДИ вәкиле Владимир Тимофеевка булды. Әлеге сораулар машина йөртүчеләрнең этикасына кагылышлы иде. Ә Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Фәридә Небайкинадан начар күрүчеләр пенсиягә  өстәмәләр турында кызыксындылар. “Февральдә, һичшиксез, булачак”, – диа өметләндерде ул. Санатор дәвалану һәм тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар турында сорау да кискен яңгырады. Аларга халыкны социаль яклау идарәсе белгече Наталья Гыйләҗева җавап бирде. Соңыннан чараны рәсми өлешен иҗади чыгышлар алыштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International