Нурлаттан өч авыл жирлеге 1әр миллион сум алачак

2013 елның 15 ноябре, җомга
Чулпан, Әмзә, Гәйтән авыл җирлекләре республика конкурсында катнашып,  1әр миллион сумлык Грантлар оттылар. Быел әлеге конкурста республиканың 43 районыннан 217 авыл җирлеге катнашкан, шуларның 104се җиңүче дип табылган.
Грант акчалары авыл җирлекләренең матди-техник базасын, җирлек территориясендә урнашкан торак пунктларның социаль инфраструктурасын ныгыту һәм тышкы йөзен яхшырту, социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә  тотылырга тиеш. Районның Грант откан авыл җирлекләре дә нигездә акчаларны шул максатларга тотарга ниятли.
- Безнең җирлектә кышкы, язгы чорда юлларның торышы проблемалыга әверелә, чөнки җирлек 5 авылны берләштерә бит, - ди Әмзә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин. – Грант акчаларын да нигездә юлларны тәртипкә тоту өчен техника алуга тотарга ниятлибез. Үз техникабыз булса, урамнарны һәм авыллар арасындагы юлларны тәртиптә тоту күпкә җиңеләер иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International