РАЙОН БЮДЖЕТЫ КАРАЛДЫ

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Нурлат муниципаль районы Советының XXXV сессиясе көн тәртибенә үзәк мәсьәлә итеп 2014 елга һәм пландагы 2015–1016 елларга район бюджеты проектын беренче укылышта карау куелган иде. Бу хакта докладны Нурлат муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлфия Нуруллина ясады. Ул тыңлаучылар арасында зур кызыксыну һәм сораулар да тудырды, алар икенче укылышта төгәлләштереләчәк, дигән фикергә килделәр. Аннан Нурлат муниципаль районының 2012 елгы “Нурлат муниципаль районының 2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга бюджеты турында”гы 193нче карарына үзгәрешләр кертелде, Нурлат муниципаль районы Уставы проектына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр расланды.
Сессиядә хезмәт уңышларына ирешкән бер төркем нурлатлыларны котлау да булды.
Сессияне район советы рәисе урынбасары Флюра Ногманова алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International