Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы СВОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын түләүсез укырга чакыра

2025 елның 25 апреле, җомга

Махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары исәбеннән түләүсез уку һәм квалификация күтәрү мөмкинлеге бирелде. Тиешле чаралар Россия Федерациясе норматив актлары — РФ Президентының 2023 елның 3 апрелендәге 232 номерлы Указы һәм РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 7 мартындагы 291 номерлы карары нигезендә «Кадрлар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.

СВО катнашучылары өчен түләүсез уку

Теләге булган һәркем белем бирү программаларын үзләренең база белеменең дәрәҗәсенә һәм үз теләкләренә карап сайлый алачак. СВОда катнашучылар яңа һөнәрләр үзләштерергә йә квалификацияләрен күтәрергә мөмкин, шул исәптән IT-индустриядә («Ясалма интеллект буенча белгеч», «ПО тестлаштыручы»), әйләнә-тирә мохитне саклау («Предприятие экологы»), туризм («Гид-экскурсовод») һәм башка юнәлешләр.

Белем бирү процессының үзенчәлекләре:

- Мәгариф учреждениеләрен һәм программаларны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасы аша сайлау мөмкинлеге (порталга сылтама: https://trudvsem.ru/information-pages/support-employment/).

- Башлангыч әзерлек дәрәҗәсендә дә, тирәнтен һөнәри юнәлешләрдә дә курслар булу.

- Хезмәт базары ихтыяҗларын исәпкә алып, уку программалары исемлеген даими яңарту.

Курсларга ничек язылырга?

Гражданин үзе ошаган белем бирү программасын һәм уку йортын сайлап, «Россиядә эш» порталы сайтында укырга гариза җибәрә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы СВОда катнашучылар өчен үз бюджеты хисабына өстәмә уку программалары оештыра. Тәкъдим ителә торган программалар арасында: төрле категориядәге транспорт чараларын йөртүчеләрне һөнәри әзерләү, дүртенче разрядлы сак һәм йөк төяү техникасы операторы.

Өстәмә мәгълүматны контакт белешмәләре Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәтенең рәсми порталында урнаштырылган бөтен республика буенча мәшгульлек үзәкләрендә (https://portal.tatartrud.ru/EE/Offices/PkDepartment).

Шул рәвешле, дәүләт инициативалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итүгә һәм хезмәт базарында һөнәри адаптация һәм интеграция мөмкинлекләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International