Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль фонды бүлегенең Нурлат районы клиентлар хезмәте «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бинаның тәрәзәләре Георгий тасмалары, йолдызлар, торна силуэтлары һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын искә төшерүче башка символлар белән бизәлгән.
Акция геройлар турындагы истәлекне саклауга һәм үсеп килүче буынга ил тарихына хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Район халкы билгеләп үткәнчә, мондый инициативалар 9 Май алдыннан бәйрәм атмосферасын булдырырга ярдәм итә һәм кешеләрне берләштерә.