2026 елда кайсы җәмәгать урыннарын төзекләндерергә?

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Һәр елны уздырыла торган тавыш бирүдә катнашыгыз!

Ел саен республика халкы мөһим процесста — киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлауда катнаша. Сезнең тавышыгыз әһәмиятле!

Быел «Яшәү инфраструктурасы» илкүләм проекты составына керүче «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектларын сайлау өчен гражданнарның Бишенче бөтенроссия онлайн тавыш бирүе башланды.

Өегез янәшәсендә уңайлы парк яки офис янындагы матур сквер булуын телисезме? Сезнең фикерегез шәһәр территорияләре язмышын хәл итә. Ел саен үткәрелә торган онлайн-тавыш бирүдә катнашыгыз һәм шәһәрне барлык халык өчен уңайлырак һәм файдалырак итәргә ярдәм итегез.

Тавыш бирү 2025 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр ачык.

Яраткан урыннарыгызны билгеләгез һәм төзекләндерүнең яңа идеяләрен тәкъдим итәргә ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International