Сәнгать мәктәбендә концерт көтелә

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
14 ноябрь көнне Нурлат сәнгать мәктәбендә Әлмәт шәһәреннән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык уен кораллары оркестры дирижеры Виктор Цветковның юбилей концерты булачак. Виктор Цветков гомеренең 45 елын сәнгатькә багышлаган, озак еллар Әлмәт музыка училищесын җитәкләгән, халык уен кораллары оркестрының алыштыргысыз җитәкчесе, баян классы буенча укытучы. Аның күпсанлы шәкертләре арасында Нурлат сәнгать мәктәбе чыгарылышлары да шактый, бүгенге көндә мәктәптә эшләүче укытучыларның күбесе шулай ук аны үзләренең остазлары итеп саныйлар. Концерт программасы кызыклы, анда 60тан артык кеше катнашачак, диләр сәнгать мәктәбендә. Концерт кичке 6да башлана, керү ирекле. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International