НЕФТЬЧЕЛӘР РӘХМӘТ ХАТЫ АЛДЫ

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
“Нурлатнефть” НГДУсы нефтьчеләренең  Ашалчы чыганагында 300 мең тонна югары үзлелектәге нефть чыгаруы уңаеннан “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов исеменә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновтан котлау телеграммасы килде. Ул түбәндәге эчтәлектә иде:
“Хөрмәтле Илгиз Мисбахович!
Сезне һәм “Нурлатнефть” НГДУсы коллективын Ашалчы чыганагында 300 мең тонна югары үзлелектәге нефть чыгару уңаеннан  котлыйм. Сезнең “Татнефть”нең стратегик проектларының берсе–табигый битум запасларын үзләштерүне тормышка ашыру буенча компания күрсәткән ышанычны намус белән аклавыгызга шатланам. Эшкә һөнәрмәннәрчә якын килү, җитештерүне грамоталы оештыру, белгечләрнең һәм эшчеләрнең югары квалификациясе НГДУга идарә алдына куелган бурычларны намус белән хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим!

Ш.Ф.Тәхаутдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International