Нурлатның яшь акробатлары осталык чарлый

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Якшәмбе, 10 ноябрь көнне балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә узган беренчелектә яшь акробатлар дүрт комплект медаль уйнаттылар. Әлеге спорт төре буенча быелның беренче ярышларын традиция буенча каникуллар вакытында төгәлләделәр. Анда ДЮСШның 30дан артык шәкерте катнашты. Әлеге яшь спортчылар тренерлар Илдус Садретдиновта һәм Наталья Горкшовада шөгыльләнәләр. Шәһәрлеләр белән беррәттән Каравыл Тавы укучылары да матур нәтиҗәләр күрсәттеләр: призерлар арасында алар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International