Нурлат укучылары каникулларны файдалы үткәрде

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Узган атна дәвамында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда Татарстанда экологик культура һәм тирә-як мохитны саклау елына багышлап  “Яшь натуралист” чаралар циклы оештырдылар. 
Анда 9нчы мәктәп укучылары һәм шәһәрнең 1нче һәм Егоркино мәктәп яны лагерьларында, “Нурсан” санаториендә ял итүче 88 бала катнашты. 
Традицион экскурсияләрдән тыш, биредә викториналар, презентацияләр һәм логик фикерләүне үстерүгә төрле конкурслар оештырдылар. Ә чаралардан соң балаларга мультфильмнар күрсәттеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International