Бүген биредә 18 кеше эшли. Алар билет-касса хезмәте күрсәтәләр, белешмәләр бирәләр, пассажирларны озату һәм каршы алу, бинаны җыештыру һәм территорияне карап тору шулай ук аларга йөкләнгән. Заманча бина ял итү бүлмәсен дә, саклау камерасын да үз эченә ала. Пассажирларның иминлеге өчен гомум билгеләнештәге стационар металл детекторлы өстәмә керү системасы булдырылган. Биредә үк линия полициясе пункты да эшли.