Нурлат районы командасы "Әти, әни, мин - ГТО тапшыручы гаилә» республика онлайн-акциясе лауреаты булды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акция республиканың 13 командасы катнашында узды.

Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Әти, әни, мин-ГТО гаиләсе» республика онлайн – акциясе ГТО хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан Ватанны саклаучыларны популярлаштыру буенча видеороликлар конкурсы рәвешендә уздырылды.

Нурлат районы командасы иҗат эшен ВКонтакте социаль челтәрендәге муниципаль районның «ГТО» ВФСК битендә урнаштырды, аны компетентлы жюри бәяләде.

Видеороликта «Ледок» спорт мәктәбе укучылары Семен Пайрамов һәм Захар Белов бабасының батырлыгы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Даркин Григорий Иванович турында сөйли.

Нәтиҗәдә муниципаль районнарның республика этабында катнашкан барлык 13 командасын бүләкләү турында карар кабул ителде, алар арасында Нурлат районы командасы да бар. Акциянең республика этабында катнашучыларның барысы да дипломнар һәм «ГТО» ВФСК сувенир продукциясе алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International