Нурлат районының мәдәният үсеше үзәгендә чуваш милли орнаментларын өйрәнәләр

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районының «Мәдәният үсеше үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең Каравыль-Тавы күпфункцияле үзәге белгечләре сувенир такталарга традицион чуаш орнаментларын ясау буенча мастер-класслар үткәрә.

Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.

Бүлеп бирелгән акчаларга профессиональ җиһазлар - агач эшләнмәләр ясау өчен лазер станогы, металл өстәл, күргәзмә стеллажлары, шулай ук иҗат өчен кирәкле материаллар - пумалалар, буяулар һәм алъяпкычлар сатып алынды.

Проектны гамәлгә ашыру чорында Нурлат районының шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары белән 30дан артык дәрес үткәрелгән инде. «Чăнлах» (аның исеме чувашчадан «хакыйкать»дип тәрҗемә ителә) иҗат остаханәсендә барлыгы 40 мастер-класс барлыгы планлаштырылган.

Оештыручылар яшь буынны традицион халык кәсепләренә җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклый. Чуваш орнаментлары ясауның символикасын һәм техникасын өйрәнеп, балалар сәнгать күнекмәләрен үстереп кенә калмыйлар, киләчәктә сувенир продукциясе җитештерү белән дә шөгыльләнәләр.

Проект Мәдәни мирасны саклауга һәм яшьләр арасында традицион сәнгатькә кызыксынуны арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International