Нурлат муниципаль районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште

2025 елның 29 марты, шимбә

Кырлар әле кардан да ачылып бетмәгән, кайбер участокларда техника гөрелтесе ишетелә: игенчеләр көзге культураларны минераль ашламалар белән тукландыруга кереште.

«Чистополье» холдинг компаниясе агрофирмалары әлеге мөһим эшне узган атна ахырында башлап җибәрсәләр, чәршәмбедән «Нурлат-Агро»да ике үзйөрешле «Туман» сиптергече басуларга чыкты. Аларны механизаторлар Евгений Свиньяков һәм Алексей Миронов иярли. Икесенең дә авыл хуҗалыгы тармагында беренче ел гына эшләүләре түгел, җаваплылыкны тоеп, үзләренә йөкләнгән бурычны сыйфатлы итеп башкара торганнардан.

- Көзге культуралар 2200 гектардан артыграк бездә. Һәр гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертәбез. Бу эшне озакка сузарга ярамый, ашламалар кар сулары белән бергә туфракка сеңсә яхшы, җир әле дымлы вакытта ук башкарып өлгерергә кирәк, – ди хуҗалыкның баш агрономы Андрей Светкин.

Хуҗалыкта уҗымнарны тукландыруда тоткарлыклар булырга тиеш түгел, чөнки язгы кыр эшләренә ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек итеп әзерләнгән, техниканың төзеклеген дә кыштан ук кайгыртканнар. Боларның барысы да узган атнада район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшергән комиссия әгъзаларының да игътибар үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов «Нурлат-Агро»ның язгы кыр эшләренә әзерлегенә югары бәя бирде.

– Быел чәчүлек мәйданнары 7023 гектар тәшкил итә, бу узган елга караганда 1500 гектарга күбрәк. Шуңа күрә быел яңа техника сатып алдык: шушы көннәрдә генә тагын бер куәтле трактор, чәчкеч, йөк төягеч кайтарттык. Алар язгы кыр эшләрендә беренче көннәреннән үк файдаланылачак, - дип билгеләп үтте хуҗалыкның генераль директоры Мирас Нуриҗанов. - Бездә механизаторлар җитәрлек, барысы да медицина тикшерүе, техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтте, махсус киемнәр белән тәэмин ителде. Быел чәчү өч агрегатта ике сменада оештырылачак. Вакытында башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

Чәчүлек мәйданнары структурасы да күптән әзер. Быел хуҗалыкта бөртеклеләрдән тыш 910 гектарда җитен, 1200 гектардан артыграк мәйданда – борчак, 1200 гектарда – көнбагыш, 51 гектарда костер үстерергә планлаштыралар. Орлыклар исә тулысы белән элиталы. Димәк, кырлар әзер булу белән чәчү эшләренә дә керешергә була.

Районда 20 мең гектардан артыграк көзге культураларга, 6 мең гектардан артыграк күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү бурычы куела.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International