Нурлат районында чисталык икеайлыгы башлана

2025 елның 29 марты, шимбә

Агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр район торак пунктларын санитар-экологик чистарту буенча икеайлык узачак.

Тиешле карарга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин кул куйды. Бу эшне оператив штаб координацияләячәк. Санитар-экологик икеайлыкта барлык предприятиеләр, оешмалар, мәгариф һәм башка учреждениеләр коллективлары, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашачак. Урамнар һәм территорияләрнең барысы да беркетелгән.

Икеайлык кысаларында урамнарны, паркларны, скверларны, зиратларны җыештыру, чистарту, йорт яны территорияләрендә кече архитектура формаларын ремонтлау, чүп-чарны чыгару кебек эшләр башкарылачак.

Киләсе этап-яшелләндерү: агачлар, куаклар утырту.

Нурлатыбыз һәм авылларыбыз чиста, матур, төзек булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International