2025 елга ремонт-профилактика эшләренең расланган графигы нигезендә, РТРС филиалы кайбер объектларда планлы техник чаралар үткәрәчәк, бу исә радиотапшыруларның, телерадиотапшыруларның аналог форматындагы тапшыруларны, шулай ук цифрлы эфир телерадиотапшыруларын («ТНВ-Татарстан», «Болгар радиосы», «Россия радиосы + Татарстан радиосы», РТРС-1 һәм РТРС-2 пакетлары) туктатып торуга кагыла.
Эшләрне түбәндәге тәртиптә үткәрү планлаштырылган:
Нурлат шәһәрендә 7 апрельдә иртәнге сәгать 9:00дан көндезге 15: 00кә кадәр.
Зур Полянка авылы, радиотелеүзәк 21нче апрельдә төнге 01:00дән көндезге 10: 00га кадәр.
Тапшыруларны туктатып тору аналог һәм цифрлы форматтагы программаларга кагылачак. Эшләр теле - һәм радиосигналны тотрыклы һәм сыйфатлы трансляцияләүне тәэмин итү, шулай ук җиһазларның ышанычлылыгын тәэмин итү максатында башкарыла.