Һава юлы куркынычы барлыкка килгәндә эш итү тәртибен искә төшерәбез:
- Әгәр сез бина эчендә булсагыз, аскы катларга, подвалга яки парковкага төшәргә тырышыгыз. Лифттан файдаланырга киңәш ителми. Пилотсыз очкыч яки аның җимерекләре табылган очракта һөҗүмнән соң аларга кагылу катгый тыела-кичекмәстән куркыныч урыннан китегез.
Әгәр подвалга төшү мөмкин булмаса, фатирның иң ышанычлы бүлмәсен табыгыз — бу гадәттә капиталь стеналар арасында урнашкан ванна бүлмәсе. Идәнгә утырыгыз, тәрәзәдән ераккарак китегез.
- Урамда булганда, якындагы корылмага, җир асты кичүенә яки паркингка качарга тырышыгыз.
Әгәр дә сез транспорт чарасында булсагыз, аны ашыгыч рәвештә ташлап, чүмәшегез дә, машина юлыннан ераграк китеп, җиргә ятыгыз. Якын-тирәдә ышанычлырак ышык урын булса, шунда яшеренегез.
Урнашкан нокталары Яндекс картада урнаштырылган, яшеренү өчен билгеләнгән Нурлат шәһәре буенча подвал биналары исемлеге расланды.