Нурлат муниципаль районы Башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек Советы утырышында берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Утырышны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ачып җибәрде. Әлеге чараның мөһимлеген билгеләп, район Башлыгы полиция начальнигы Николай Колесниковка сүз бирде. Ул 2025 елның агымдагы чорында чит ил гражданнары белән бәйле оператив вәзгыять турында хәбәр итте.
Аннары дин әһелләрен тыңладылар. Нурлат районы имам-мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов, Нурлат округы благочинные Сергий атакай үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
Аннары утырыш районның милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлеге буенча фикер алышу белән дәвам итте. Халыклар дуслыгы йорты директоры, милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе Галина Терентьева учреждение үткәргән чаралар турында сөйләде.
Утырыш эшендә «Бердәмлек» коммерцияле булмаган оешмалардан ресурс үзәге директоры Софья Хәсәнова да катнашты. Ул коммерцияле булмаган оешмаларның грантлар алу мөмкинлекләре турында сөйләде.