Гриппка каршы вакциналаштыру 1 декабрьгә кадәр сузылачак

2013 елның 10 ноябре, якшәмбе
Нурлатта гриппны һәм кискен вируслы респиратор авыруларны профилактикалау чаралары дәвам итә.
Сәламәтлек тармагында илкүләм өстенлекле проект кысаларында районда сентябрь ахырыннан бирле гриппка каршы вакциналаштыру бара. Иң беренче чиратта бу чарага “риск төркемендәге”ләрне җәлеп иткәннәр: болар – балалар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм башкалар. 
Быел Нурлат район хастаханәсенә ике этапта 12600 “Гриппол” һәм “Гриппол Плюс”,  предприятие һәм оешмалар хисабына 3100 вакцина кайткан. Быел “Гриппол Плюс” балаларга гына кулланылган, моңа 5700 доза киткән. Бүгенге көнгә “Сәламәтлек” проекты кысаларында 10997 кеше, шулай ук вакцина сатып алган предприятие-оешма хезмәткәрләренең 485е  гриппка каршы прививка ясаткан. Район хастаханәсеннән әйтүләренчә, халыкны гриппка каршы вакциналаштыруны 1 декабрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Кайбер учреждение һәм предприятиеләр активлык күрсәткән дә инде. Мисал өчен, гриппка каршы прививканы коррекцияләүче интернат-мәктәпнең, Бикүле мәктәбенең, “Чишмәкәй” балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре алган, “Нурлатнефть”, “ТатРИТЭКнефть” НГДУларында һәм башка кайбер предприятиеләрдә дә сатып алынган дозаларның барысын да кулланганнар. Сезонлы прививканың тәҗеллеге турында күп фактлар сөйли. Агымдагы елның 10 аенда кискен вируслы респиратор инфекциясе белән хастаханәгә 1414 кеше мөрәҗәгать иткән, ә узган елның шул ук чорына алар 1095 булган. Авыруларның үсеше якынча 22 процентлап тәшкил иткән. 2012 елның 10 аенда грипп белән 6 кеше авырган булса, быелның гыйнвар-апрелендә алар 15 кеше. Вируслы инфекция белән авыруга мониторинг атна саен алып барыла. Мәсәлән, 2013 һәм 2012 еллардагы хәлне атналап чагыштырсаң, районда ОРВИның артуын күзәтергә мөмкин. Мисал өчен, 2012 елның 14-20 октябре чорында 19, ә быел 38 ОРВИ очрагы теркәлгән. Соңгы 44нче атнада да ОРВИ белән авыручылар саны ике тапкырга диярлек күбрәк – 43 кеше булган,  узган елның шул чорына 24 кеше авырган. 
– Иң элек, авыруларның артуын һава торышына бәйләргә була. Кешеләр сезонга карап киенмиләр, – дип үз фикерләрен җиткерде Роспотребнадзорның Нурлат районы идарәсе начальнигы Дилүсә Әндарова. Вакциналаштыру – гриппны профилактикалауда бердәнбер специфик чара булып санала. Ул нәтиҗәле булсын өчен прививканы грипп белән авыру чоры көчәйгәнче ясатырга кирәк, иң кулай чор – ноябрь. Моннан тыш, грипп һәм ОРВИ белән авыру куркынычын киметү, алардан килеп чыккан өзлегүләргә юл куймас өчен  гадәти кагыйдәләрне үтәргә кирәк: һава торышына карап киенергә, рационга яшелчә, җиләк-җимеш, җиләк төнәтмәләрен кертергә, зарядка ясарга, чыныгырга һәм, һичшиксез, шәхси гигиенаны үтәргә кирәк. Әмма вирус сезгә кадәр килеп җитә икән, ул чагында үзлектән дәваланырга түгел, ә табиб чакыртырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International