Нурлатта террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Нурлатта Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узган террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында 5 мәсьәлә каралды.

Беренче мәсьәлә итеп илнең миграция сәясәтендәге үзгәрешләрне карадылар. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге башлыгы Гомәр Минһаҗев яктыртты.

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Рәфис Нигъмәтуллин 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикада АТК күзәтүендә күрсәтелгән комиссия эшендәге кимчелекләрне әйтте.

Комплекслы план чараларын һәм профилактика субъектлары буенча чараларны гамәлгә ашыру турында җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәзилә Әхмәдиевны тыңладылар.

Биредә үк авыл җирлекләре башлыклары Алсу Шакирова (Бикүле) һәм Владислав Оренбургов (Биләр-Озеро) үз территорияләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактика эшләре турында сөйләделәр.

Утырыш эшендә шулай ук Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чистай бүлекчәсе вәкаләтле хезмәткәре Михаил Баранский катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International