Нурлат китапханәсендә “Тинейджерлар территориясе” барлыкка килде

2013 елның 9 ноябре, шимбә
Уку залында яшьләр өчен кечкенә генә почмак булдырдылар. Әлегә яшь китап укучыларга кызыклы һәм заманча әдәбият тәкъдим ителә, алга таба Wi Fi системасы урнаштыру да күздә тотыла. 
- Бу даими күргәзмә, ул яшьләрнең ихтыяҗы һәм кызыксынуына карап яңартыла. Без аларның игътибарын җәлеп итүне генә бурыч итеп куймыйбыз, яшьләрдән китапханәбездә тагы ниләр күрәселәре килүе турындагы фикер һәм тәкъдимнәрен  көтәбез, - дип билгеләп үтте җирлекара китапханә директоры Роза Липатова. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International