Нурлат районы мәдәният хезмәткәрләре котлаулар кабул итте

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Шәһәр Мәдәният сараенда мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.

Кунакларны инде кергәндә үк бәйрәм рухы каршы алды: яшь артистлар әкият геройларының матур костюмнарына киенеп  төрле төстәге шарлар бүләк итте, ә фойеда "Син үз эшеңне никадәр нык яратасың?" дип исемләнгән һәркемгә үз тарихы һәм хис-кичерешләре белән уртаклашырга мөмкинлек биргән интерактив сораштыру узды.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев тантанага җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул мәдәният хезмәткәрләре хезмәтенең әһәмиятен ассызыклады һәм аларга рәхмәт белдерде.

"Сезнең игелекле һәм бик җаваплы миссиягез бар-туган якның үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу һәм арттыру, барлык район халкын мәдәни киңлеккә җәлеп итү. Сез – үз эшегезгә чын күңелдән бирелгән кешеләр. Сезнең тырышлыгыгыз белән Нурлат районында йөзләгән кызыклы чаралар уза: фестивальләр, концертлар, конкурслар. Бер генә милли бәйрәм яки авыл җыены да иҗат коллективлары катнашыннан башка үтми. Шулар белән бергә сез якташларыгызга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга да ярдәм күрсәтәсез", - диде Дамир Азат улы.

Район башлыгы 2024 елда тармакның уңышлы казанышларын билгеләп үтте:

- 10 000нән артык мәдәни-массакүләм чара үткәрелгән;

- студияләрдә тәрбияләнүчеләр һәм халык коллективларында катнашучылар халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында 200дән артык бүләк яулаган;

- махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән 14 хәйрия концерты оештырылган.

Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Разилә Әхмәдиева да кушылды. Махсус хәрби операция хәрбиләреннән видео котлауны тыңлау мизгеле аеруча дулкынландыргыч булды, алар даими ярдәм һәм җылы иҗади акцияләр өчен рәхмәт белдерделәр.

Бүләкләү тантанасы кичәнең төп моментларының берсе булды. Дистәләгән белгечләргә үзешчән артистларга, хореографларга, музыкантларга, китапханәчеләргә, чараларны оештыручыларга һәм башкаларга ТР Мәдәният министрлыгыннан, инновацияләрне гамәлгә кертү ресурс үзәгеннән, район җитәкчелегеннән һәм мәдәният бүлегеннән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында Тимерлек авыл мәдәният йортының быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Пилеш» («Миләшкәй») ансамбле дә бар.

"Без мәктәп укучылары катнашыннан башладык, әмма вакыт узу белән безгә өлкәннәр дә кушылды. Бүген коллективта өлкән буын вәкилләре – үз эшләрен яратучы һәм чуваш халык традицияләрен саклаучы кешеләр җырлый", - дип уртаклашты коллективның сәнгать җитәкчесе Валерий Тарасов.

Хәтта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга онытылмаслык хисләр бүләк итү өчен сәхнәгә чыкты. Программада лирик һәм патриотик җырлар яңгырады, ә яшь биючеләр залны энергияле халык һәм заманча номерлар белән тулыландырды.

Кичә Нурлат районының мәдәни киңлегендә буыннарның бердәмлеген һәм дәвамлылыгын символлаштырган җылы рәхмәт сүзләре һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International