Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы торак пунктлары территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында" 2025 елның 10 мартындагы 486-р номерлы күрсәтмәсе һәм Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының "Район территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрү турында" 2025 елның 19 мартындагы 319 - р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2025 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Нурлат муниципаль районы территориясендә торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
Чара экологик хәлне яхшырту һәм район халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан оештырылган.