Ул 1942 елда Үрнәк авылында дөньяга килгән ул, озак та үтмәгән әтисе Мирзаҗан Зәйнетдиновны фронтка алганнар.
- Әтинең яше олы булганга, башта аны сугышка чакырмаганнар. Әни сөйләве буенча, мин әти Тарханда окоп казыганда туганмын. Инде сугыш озакка сузыла башлагач, аңа да повестка килгән. Җиңүгә 3 ай калганда Көнчыгыш Пруссиядә һәлак булган, - дип сөйләде Мөнәвәрә апа. – Без алты бала калганбыз, мин-иң төпчеге. Ул чор ашарга һәм кияргә кием булмавы белән исемдә калган. Чирәм чыга башласа, су буена төшеп, башта үләннәрнең яфрагын, чәчәген, аннары тамырын ашый идек. Үрнәккә урманнар якын бит, абый-апаларга ияреп, мин дә җиләккә барам. Әни җыеп кайткан җиләкне сөткә бутап бирә, рәхәтләнеп эчәбез. Ярый әле сыерыбызны бетермәделәр. Әни көне-төне эштә булды. Ике абый, олырак булганга, кул арасына керә башлаганнар, колхоз эшенә чыгалар иде...
Мөнәвәрә апаның иртә балачак хатирәләре әнә шундый. Хәер, сугыш тәмамланганнан соң да тормышлары тиз генә җайланмый әле, көнкүреш авырлыкларына һәркайсының йөрәк ярасына әверелгән үксезлек тә өстәлә.
- Әтине бик көттек. Без бер генә тапкыр булса да «әти» дип әйтергә тилмереп, әтиле кешеләргә кызыгып яшәдек, – дип дәвам итте ул. - Әтиләре сугыштан кайткан иптәшләребез бездән качырып кенә ипи ашыйлар. Без өйгә кайтабыз да, әнигә фәлән шуны кигән дип сөйлибез. Ә аның җавабы бер:”Әтиегез булса, сез дә кияр идегез",-ди. Бүтән сорамыйбыз да. Бик авыр булды. Кайвакыт, бик ашыйсы килгәч, кырга борчакка барабыз, әмма каравылчылар сизеп алса, борчак җыйган савытларыбызны да ала алмыйча, качып китә идек. Берсендә, абыйга иген кырыннан бер башак сыдырып киткән өчен таяк белән сугып, имгәтә язганнар.
Мөнәвәрә апаның фотоальбомында әтисенә исеменә фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Сталин әмере белән белдерелгән һәм часть командиры имзалаган Рәхмәтләр дә бар. Вакыт үз эзен салган әлеге кәгазьләрне күз карасыдай саклый ул, әтисенең исеме кергән «Хәтер Китабы»н да кулына бик еш ала.
- Сугыш кырыннан өчпочмаклы хатлар белән 5 Рәхмәт кәгазе килгән. Искиткеч, ничек югалмыйча килеп җиткәннәрдер, ул вакытта конвертка салынмаганнар бит. Бала вакытта аларны карап кына тота идек,- дип сөйләде Мөнәвәрә апа. - Әни балаларга берәр ярдәм булмасмы икән дип, үзвакытында аларны җирле җитәкчеләргә дә күрсәткән булган, ни дисәң дә, әтинең батырлыгына дәлил бит. Аннары аны ничектер бу кәгазьләрне мәктәп музеена тапшырырга үгетләгәннәр. Күптән түгел мәктәпкә барып, аларның Белосток һәм Бобруйск шәһәрләрен азат иткән бирелгән икесен табып кайттым, кызганыч, калганнары югалган. Әти истәлеге бит, бүген 83 яшемдә булсам да, сагындыра.
Мөнәвәрә Мирзаҗан кызы Җиңү көнен дулкынланып көтә. Ул илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнар исемлегендә әтисенең дә данлануы белән чиксез горурлана ул. Ә бу хисләр ятимлек ачысы һәм тормыш авырлыкларын да оныттыра.
Мөнәвәрә Мөхетдинова истәлекләре белән «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башлап җибәргән хәтер акциясе кысаларында уртаклашты. Акция «Гаилә» илкүләм проекты буенча «Ретротерапия» тернәкләндерү программасы нигезендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре арасында үткәрелә.