Дамир Ишкинеев Нурлат районында наркотикларга каршы комиссия утырышын уздырды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Нурлатта Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Чарада хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, район һәм шәһәр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һ. б. катнашты.

Утырыш башында комиссия секретаре Александр Ханеня алдагы утырыш карарларының үтәлеше турындагы хисапны тәкъдим итте. Шуннан соң катнашучылар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчте.

Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Семен Федотов 2024 елда һәм 2025 елның узган чорында районда халык арасында наркотиклар белән бәйле торыш турында чыгыш ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге өлкән оперуполномоченные Станислав Гнусарев район территориясендә бу чорда наркообстановка анализын ясады.

Докладларны тыңлаганнан соң  район Башлыгы Дамир Ишкинеев мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирде. Социаль проблемаларга каршы көрәштә районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне көчәйтүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International