Вакыт әле яңа гына иртәнге 8 тулып узган, ә Яңа Иглайкино авылы кибете янында Нурлат районы кулланучылар җәмгыятенең икмәк ташу машинасы басып тора инде.
Сатучы Әлфия Шәрәфиева яңа пешеп чыккан кайнар ипиләр, камыр ризыклары тезеп куелган лотокларны җитез генә алып кереп, киштәләргә урнаштыру белән беренче сатып алучылар да күренде. Кибеттән ерак түгел генә яшәүче Лилия Насыйрова кайнар ипи, чәй янына пирог, берничә лимон сайлап алды.
- Мин кибеткә һәрвакыт иртән килергә тырышам. Хуш исле ипи, камыр ризыкларын бик теләп алам. Көн саен шәһәргә барып булмый бит, ә кибет янәшәбездә, бөтен кирәк – яраклар бар, - диде ул.
Нурлат райпосының камыр ризыкларын районның барлык авылларында да көтеп алалар дисәк тә ялгыш булмас. Үз кибетләре булмаган авылларда исә райпо автолавкасы килү бер бәйрәмгә әверелә.
- Атнага өч тапкыр барлык кирәкле әйберләрне, пекарнядан яңа пешкән камыр ризыкларын, ипиләрне төяп, иртән-иртүк авылларга чыгып китәбез. Әби-бабайлар, бигрәк тә ялгыз көн итүчеләр, безне җыелышып каршы алалар. Бер атнага җитәрлек итеп ашамлыклар, көнкүреш кирәк-яракларын алып алалар. Үзләре йөри алмаучыларның өйләренә дә кертеп чыгабыз товарны, иренмибез, - ди Әлфия Шарәфиева. – Киткәндә исә яңа заказларын яздырып җибәрә, икенче килгәндә аларны алып киләбез. Берәүнең дә үтенечен кире какканыбыз юк.
Нурлат райпосы бүгенге көндә шулай 30 авылга барып күчмә сәүдә хезмәте күрсәтә. Аларның күбесе район үзәгеннән читтә урнашкан, кайберләренә барып җитәр өчен 70әр чакрым юл үтәргә туры килә хәтта! Әмма араның ераклыгы да, һава торышының көйсезлекләре дә райпо хезмәткәрләренә киртә түгел, чөнки үзләрен һәр авылда никадәр халык зарыгып көтеп торуын яхшы беләләр.
- Без табыш артыннан кумыйбыз, халык өчен, алар көндәлек кирәк-яракларга мохтаҗ булмасын өчен тырышып эшлибез. Республикабыз Рәисе, һәр районда райпо булдыру бурычын куйганда, беренче чиратта, авыл кешеләренең мәнфәгатьләрен күздә тоткандыр дип уйлыйм, – ди район кулланучылар җәмгыяте белән ул ачылганнан бирле җитәкчелек итүче Равил Хәмидуллин.
2015 елда райпоны яңабаштан җыярга, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен зур тырышлык куярга туры килә аңа. Элегрәк шул тармакта эшләп тупланган бай тәҗрибәсе дә ярдәмгә килә, әлбәттә. Бүген Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте тотрыклы җәмгыять булып тора һәм төрле авыллардагы сәүдә нокталарын, икмәк пешерү цехын, 24 кешелек коллективны берләштерә, үз техника базасы бар.
- Без Республика, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчелегенең һәрьяклап ярдәмен тоеп эшлибез. Ун ел эчендә республика программасы кысаларында 4 авылда яңа стационар кибетләр ачылды, сәүдә өчен җиһазландырылган 6 яңа машина алды кайтты, – ди Равил Сәмигулла улы. - Болар барысы да кешеләргә уңайлы булсын өчен эшләнә. Үзебезнең икмәк пешерү цехында 17 төрле продукция пешерәбез. Моннан тыш, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге линиясе буенча яз көне халыкка яшелчә орлыклары да алып кайтып, аларны авыл җирлекләре аша таратабыз, ә көзен үзләреннән артык калган яшелчәләрне кабул итәбез. Даими рәвештә район һәм Казан ярминкәләрендә катнашабыз. Башкалада да нәкъ менә безнең автолавканы көтеп торучы клиентларыбыз бар.
Җәмгыятьтә эшчәнлекне киңәйтү буенча яңа планнар да төзиләр. Мәсәлән, быел Урта Чаллы һәм Иске Әлмәт авылларында стационар кибетләр эшен яңартырга планлаштыралар.
- Шөкер, теләсә нинди кыю планнарны тормышка ашыруда таянырлык тотрыклы коллективыбыз бар. Вакыт белән санашмыйча, бар күңелләрен биреп, үз һөнәрләрен, иң мөһиме халыкны яратып эшләүчеләр хезмәт куя бездә. Аларны юбилеебыз белән котлыйм һәм алга таба бары тик уңышлар гына телим, - Равил Сәмигуллович.