Кичә Нурлат муниципаль районының «Агрофирма-14» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Агрофирма-15» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Кырларда 5 ашлама керткеч «Томан» эшли, алар аммиак селитрасы белән гектарына 100 кг исәбеннән җирне ашлый.