Нурлатта «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» призларына зонакүләм ярышлар башланды

2025 елның 22 марты, шимбә

Волейбол буенча ярышларга Татарстан Республикасының 8 районыннан 15 ир-ат һәм хатын-кыз командасы җыелды.

Бүген Нурлатта Марат Хуҗин исемендәге спорт комплексы мәйданчыгында спорт көрәше кайный-биредә Татарстан Республикасы авыл районнары арасында «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол буенча зона ярышлары ачылды. Турнир Нурлат, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки, Аксубай, Әлмәт, Чирмешән һәм Спас районнарыннан 15 ир-ат һәм хатын-кыз командаларын җыйды. 

24нче мәртәбә уздырыла торган ярышлар республикада массакүләм спорт үсешенең мөһим өлешенә әверелде. Спортчыларны тантаналы ачылышта Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, республика иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлеге рәисе Илнур Хәнәфиев, баш судья Юрий Морозов, ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге аналитигы Владимир Московский, баш секретарь Радик Максутов һәм район волейбол хәрәкәте активисты Илнур Насыйбуллин сәламләде. 

"Бу ярышлар-турнир гына түгел, ә яшьләр өчен чын сәламәт яшәү рәвеше мәктәбе. Алар республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән уздырыла, моның өчен без аңа бик рәхмәтле», – дип ассызыклады Дамир Ишкинеев.

Район Башлыгы Нурлат волейболчыларына аерым игътибар бирде: Нурлаттан  3 команда спорт үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатларын алды. Кунаклар да игътибарсыз калмады - барлык командаларга кунакчыл нурлатлылардан татлы бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды. 

Баш судья Юрий Морозов сүзләренчә, зонакүләм ярышлар быел Татарстанның 6 районында уза. Һәр зонадан ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң көчле ике команда көз көне финалда очрашып, республика чемпионы билгеләнәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International