«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасын капиталь ремонтлау башланды.
Төп максат-килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудыру, шулай ук бинаны бердәм фирма стиленә китерү.
Ремонт иске конструкцияләрне сүтеп алып, биналарны төзекләндерү, ишекләрне, бүлмәләрне, инженер системаларын алыштыруны үз эченә ала. Хәзерге вакытта икенче катта сүтеп алу эшләре тәмамланган һәм якын арада яңача кору башланачак.
Әлеге проект хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга, гражданнар өчен уңайлы мохит булдыруга һәм үзәк эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. «Кадрлар» илкүләм проекты бөтен ил буенча мәшгульлек үзәкләре инфраструктурасын яңартуны дәвам итә, һәм Нурлатта ремонт — бу юнәлештә мөһим адым.
Яңартылган мәшгульлек үзәге заманча пространствога әвереләчәк, шәһәр халкына хезмәт уңайлы шартларда күрсәтеләчәк.