Нурлатта беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

2025 елның 22 марты, шимбә

Нурлат шәһәренең Кооператив урамында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә-биредә быел беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланды. Шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкуарлар халыкка төрле продукция: алма, бәрәңге, ашлык, бал, йомырка, ит, себерке, киптерелгән үләннәр, сөт продукциясе, казылык эшләнмәләре, балык тәкъдим итте....

 

Иртә таңнан ит, балык һәм ит продукциясе киштәләре янында чиратлар тезелде. Орлык сату киштәләрендә аеруча җанлылык хөкем сөрә: нурлатлылар яшелчә һәм чәчәк сортларын сайлап, бакча-яшелчә утырту сезонына актив әзерләнә. Түбән Нурлаттан пенсионер Асия Габделганиева кунакларны милли ризыгыбыз — тутырма белән гаҗәпләндерде. Күпләр аны киләсе атнада билгеләп үтелә торган Ураза бәйрәменә сатып алырга ашыкты. 

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үзе ярминкәдә булып, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. 

"Бүген без язгы ярминкәләр сезонын ачабыз. Алар безнең халыкка кирәк дип уйлыйм. Бүген биредә яңа продуктлар, үсентеләр, суган орлыклары, башка культуралар сатып алырга мөмкин. Кешеләрнең язгы бакча эшләренә әзерләнүләре сизелә.  Барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, эшмәкәрләргә ярминкәләргә үзләренең сыйфатлы яңа продукцияләре белән килгәннәре өчен рәхмәт белдерәм», – дип ассызыклады Дамир Азат улы. 

 

 

Ярминкә товарларның бай ассортименты белән генә түгел, күңелле атмосферасы белән дә сөендерә – мәдәният хезмәткәрләре сатып алучыларны концерт номерлары белән сөендерә.

"Янәшәдә генә яшим һәм бер генә ярминкәне дә калдырмыйм! Биредә барлык товарлар да һәрвакыт тәмле, сыйфатлы. Бүген карп сатып алдым. Мондый мөмкинлек өчен оештыручыларга рәхмәт», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез Сәрия Гыйльмуллина.

Оештыручылар әйтүенчә, язгы ярминкәләр ике атна саен уздырылачак. Бу - сатып алучылар өчен уңайлы мәйданчык кына түгел, ә җирле агробизнесны үстерүдә дә мөһим адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International