Чарада хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, район һәм шәһәр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һ. б. катнашты.
Утырыш башында комиссия секретаре Александр Ханеня алдагы утырыш карарларының үтәлеше турындагы хисапны тәкъдим итте. Шуннан соң катнашучылар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчте.
Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Семен Федотов 2024 елда һәм 2025 елның узган чорында районда халыкның наркотиклар белән мавыгуы турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге өлкән оперуполномоченные Станислав Гнусарев район территориясендә бу чордагы вәзгыятькә анализ ясады.
Тыңланган докладлар буенча район Башлыгы Дамир Ишкинеев мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә төгәл йөкләмәләр бирде. Социаль проблемаларга каршы көрәштә районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне көчәйтүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.