Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре Советы депутатларын сайлауларны уздыру өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында Нурлат шәһәре Советының эшләр идарәчесе Александр Ханеняны тыңладылар.
Район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Оксана Вяткина Шикәрчеләр микрорайоны стадионына Виктор Белов исемен бирү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.. Микрорайон халкы район җитәкчелегенә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Виктор Степанович-педагогик хезмәт, спорт ветераны, 45 ел шәһәрнең 3нче мәктәбендә укыткан. Аннары Оксана Вяткина район составына керүче авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрен хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру мәсьәләсен дә яктыртты.
Биредә үк район Советының кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Ләйсән Мөхәммәтшинаны тыңладылар, ул хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм районда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турындагы нигезләмәне раслау турында хәбәр итте.
Районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Олеся Титарева район милке белән идарә итү, оператив идарә итү хокукына беркетелгән мөлкәтне арендага бирү тәртибен раслауга, шулай ук район территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслауга, муниципаль мөлкәтне тапшыруга, район Советы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.
Шәһәр һәм район советлары сессиясенең көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча карарларны депутатлар бертавыштан кабул итте.