Нурлатта «Аҗаган 2.0» уенының муниципаль этабы узды

2025 елның 21 марты, җомга

Чарада шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән командалар үзләренең осталыкларын, бердәмлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтте.

Уенны ачу тантанасында катнашучыларны шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин сәламләде, ул катнашучыларга уңышлар теләде һәм яшьләрне тәрбияләү өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде:

Кече категория:

1 урын-1 нче мәктәп

2 урын-8 нче мәктәп

3 урын-9 нчы мәктәп 

Урта категория:

1 урын-8 нче мәктәп

2 урын-3 нче мәктәп

3 урын-1 нче мәктәп

Өлкән категория:

1 урын-9 нчы мәктәп

2 урын-1 нче мәктәп

3 урын-2 нче мәктәп

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга күңелле мизгелләр һәм лаеклы көрәш өчен рәхмәт белдерәбез!

"Аҗаган 2.0" мондый чараларның патриотизм рухын ныгытып кына калмыйча, яшьләрне уртак кыйммәтләр тирәсенә берләштерүен кабат исбатлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International