Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.
Киекле авылында туып-үскән Сания Вәлиәхмәт кызы әти-әнисен бик яшьли югалта һәм апалары белән Новокузнецкка күченә. 9 яшеннән колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли.
Новокузнецкида Кәкре Атау авылыннан Нәбиулла Хәбибулла улына кияүгә чыга. Нәбиулла Хасыйбулла улы — алюминий заводында, Сания Вәлиәхмәт кызы мебель фабрикасында эшләгән. Икесе дә - коммунистик хезмәт ударнигы отличниклары, Бөек Ватан сугышы елларындагы казанышлары өчен медальләр, шулай ук юбилей медальләре ияләре.
Сания Вәлиәхмәт кызы ире белән 3 бала үстергән. Пенсиягә чыккач, гаилә Нурлатка күченгән.
Безнең тыл хезмәтчәннәре — легендар шәхесләр. Аларның тормышы-кешеләргә, районга һәм Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәге!