Кичә, 19 мартта, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 13нче республикакүләм ифтар узды.
Чарага җыелган 13 мең кеше арасында Нурлат районы вәкилләре дә бар иде.
Традиция буенча нурлатлылар бу мөһим вакыйганы актив рәвештә хуплады. Делегация составына районның дин әһелләре, мөселман мөхтәсибәте вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары керде. Нурлат районыннан ифтарда барлыгы 100 дән артык кеше катнашты.
Кунакларның игътибарын «Казан Экспо» фойесындагы зур экспозиция җәлеп итте. Күргәзмә мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә, шулай ук заманча геройларга – СВО катнашучыларына ярдәм күрсәтүгә багышланган иде. Экспозиция илебез өчен авыр көннәрдә бердәм булуның һәм буыннар дәвамчанлыгының мөһимлеген искә төшерде.
Кояш баегач, ифтарда катнашучылар барысы бергә ахшам намазын укыдылар. Шуннан соң кунаклар төп залга күчтеләр, анда гомуми озынлыгы 3 чакрым булган 2,1 мең өстәл әзерләнде. Чараны оештыруга илнең төрле төбәкләреннән 800дән артык волонтер җәлеп ителгән. Аларның яше 16 яшьтән 70 яшькә кадәр, бу да үзенчә традицияләрнең һәм рухи кыйммәтләрнең берләштерүче көчен ассызыклый.
Ифтар мөһим дини вакыйгага гына түгел, бәлки бердәмлек, кунакчыллык һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итүнең якты үрнәгенә дә әверелде. Нурлатлыларның мондый зур чарада катнашуы аларның тагын бер кат актив гражданлык позициясен һәм рухи кыйммәтләрны саклап яшәвен раслый.