Нурлат районының яшь артистлары Болгар шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион фестиваленең зона этабында уңышлы чыгыш ясап, финалга юллама алды.
Иҗат бәйгесендә Татарстанның 7 районы вәкилләре катнашты, безнең талантлар да - иң яхшылар рәтендә.
1 урын:
- «ЭСПЕРАНСА» эстрада биюе ансамбле (“Хореография " номинациясе, урта төркем, Мәдәният үсеше үзәге);
- Софья Таймуллина (“Конферанс", кече төркем, «Сәләт» балалар мәктәбе);
- Рәсүл Җамалиев (“Вокал-соло”, урта төркем, “Сәләт" балалар мәктәбе).
3 нче урын:
- Нәргизә Юнысова (“Вокал-соло”, кече төркем, “Сәләт" балалар мәктәбе).
Махсус бүләкләр:
– «Сәләт» хореография коллективы («Хореография», урта төркем, «Сәләт» балалар мәктәбе);
- Изабелла Буланова (“Конферанс”, кече группа, “Сәләт" балалар мәктәбе).
Яшь артистларны, аларның педагогларын һәм ата-аналарны зур уңышлары белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, фестивальнең финалын яуларга һәм чын «йолдызларның» нәкъ менә Нурлатта кабынуын исбатларга насыйп булсын дип телибез!