Нурлат районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен тикшерделәр

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Техниканың торышын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия бәяләде.

Бүген Нурлат районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов, «Россельхозцентр» ФДБУсының Татарстан Республикасы филиалының Нурлат бүлеге башлыгы Ирек Хәйдәрҗанов, идарә һәм Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләреннән торган комиссия районның барлык хуҗалыкларында булды.

 

Комиссия әгъзалары техниканың әзерлеген, машина-трактор паркларының торышын, чәчү материалының сыйфатын, минераль ашламаларның булуын бәяләделәр. Илнар Хатифович механизаторлар белән аралашты, хезмәт өчен түләү шартлары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителеш белән танышты һәм язгы кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау таләпләрен тайпылышсыз үтәргә өндәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International