Яшь нурлатлыларны «Балалар илне рәсемгә төшерә» балалар иҗаты конкурсында катнашырга чакыралар

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Нурлатта «Бердәм Россия» партиясенең шул ук исемдәге проекты кысаларында оештырылган «Балалар илне рәсемгә төшерә » XIX конкурсы башлануы турында игълан ителде.

Иҗади бәйгедә 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь рәссамнар: гомуми белем һәм коррекцион мәктәп укучылары, шулай ук сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнаша алачак.

Беренче этап 17 марттан 19 майга кадәр дәвам итәчәк. Һәр мәгариф учреждениесе 5тән алып 10га кадәр эш тапшыра ала.

Рәсемнәр темалары:

"Россиядә Ватанны саклаучылар елы";

"Татарстанда Ватанны саклаучылар елы»;

«Без куркынычсыз юллар яклы".

Эш форматы: А4 яки А3, башкару техникасы-ирекле.

Рәсемнең икенче ягында катнашучының ФИАи, уку йортының исемен һәм сайлаган теманы күрсәтергә кирәк.

Икенче этап (20 майдан 27 майга кадәр) район күләмендәге нәтиҗәләрне чыгаруны үз эченә ала: партиянең җирле бүлеге мәгариф бүлеге белән берлектә финал өчен иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Алга таба Казанда эксперт Советы 9 июньгә кадәр җиңүчеләрне билгеләячәк. Бүләкләү тантанасы июнь аена планлаштырылган һәм Россия көне алдыннан узачак.

Рәсемнәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәктәп урамы, 2 (кабул итү вакыты: 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 17:00 гә кадәр).

«Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы инде 19 ел талантлы балаларны берләштерә, аларга иҗат аша Ватанга мәхәббәтләрен белдерергә һәм мөһим иҗтимагый темаларга үз карашлары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Бу истәлекле вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Тулырак мәгълүматны 2-28-24 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International