Нурлатлылар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съезды эшендә катнаша

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Дин әһелләреннән торган район делегациясен Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкли.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съезды «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук республиканың барлык почмакларыннан 1500 дән артык имам катнаша.

Чара кысаларында күргәзмә үзәге холлында ТР мөселманнары Диния нәзарәте казанышлары күргәзмәсе оештырылган. Төп экспонатларның берсе кулъязма Коръән булды, ул 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан булдыру инициативасы белән эшләнгән иде.

Съездның төп темалары итеп Татарстанның яңа мөфтиен һәм баш казыен сайлау билгеләнгән. Катнашучылар шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елдагы эшенә йомгак ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International