Нурлатта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен котладылар

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Аларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бәйрәм чарасы Шәһәр Мәдәният сараеның кече залында узды.

Чарада катнашучыларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, тармак ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сез төрле тармакларда эшлисез, әмма эшчәнлек өлкәсе иң мөһиме – хезмәтегезнең шәһәр һәм район өчен социаль әһәмиятен берләштерә. Штаттан тыш хәлләргә вакытында җавап биреп, еш кына эштән тыш вакытта һәм ял көннәрендә эшләп, коммуналь өлкә хезмәткәрләре, өйләребездә һәрвакыт су, газ, җылылык һәм ут булсын, парклар һәм скверлар, урамнар һәм юллар, ишегаллары һәм подъездлар чиста булсын өчен, оперативлык һәм тырышлык күрсәтәләр. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә Нурлат районы һәм шәһәре көннән-көн уңайлырак һәм чистарак була бара. Рәхмәт сезгә! Ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре, сез һәрвакыт хезмәт сөючәнлек үрнәге булдыгыз һәм булып каласыз, яшьләргә тармакның иң яхшы традицияләрен тапшырасыз",  – дип мөрәҗәгать итте аларга Дамир Азат улы.

Дамир Ишкинеев бүләкләү тантанасында катнашты. Бу өлкәдә уңышка ирешкән хезмәткәрләргә ул район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Бүләкләнүчеләр арасында Нурлаттан Светлана Семибратова да бар иде. Ул 40 ел гомерен тегү эшенә багышлаган. Чистайда һөнәри белем алгач, шунда ук тегү фабрикасына урнаша, хезмәт юлын Нурлатта дәвам итә. Гомере буе яраткан эшен лаеклы ялга чыккач та ташламаган, бүген шәһәр ательеларының берсендә эшли.

"Беркайчан да бу һөнәрне сайлавыма үкенмәдем. Бу-минем юанычым.Төрлесен тегәргә яратам, эштән буш вакытта шулай ук тегү белән шөгыльләнәм, кечкенә әйберләр – тоткычлар, мунча өчен утыргычлар, косметичкалар ясыйм һәм танышларыма өләшәм», – дип уртаклашты ул.

Чара барышында ТКХ һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләрен район Башкарма комитетының беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин, «Нурлат җылылык челтәрләре» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рамил Шәрәпов, “ТКХ ИК” ҖЧҖ директоры Илгиз Сафиуллин котлады.

Нурлат районы үзешчәннәре музыкаль номерлар бүләк итте.

Бәйрәм котлауларга сәбәп кенә түгел, ә коммуналь хезмәткәрләрнең һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләрнең хезмәтенә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерү мөмкинлеге дә булды. Аларның еш кына күренми торган хезмәте Нурлат районында яшәүче һәр кешенең уңайлы тормышының нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International