Нурлат районының ведомствоара комиссиясе хокук бозуларны профилактикалау хакында фикер алышты.
Комиссия утырышында хокук тәртибен ныгытуга, балаларны һәм яшьләрне яклауга, җәйге сезонга әзерләнүгә юнәлдерелгән төп мәсьәләләр каралды.
Комиссия секретаре, шәһәр Советы эшләре белән идарә итүче Александр Ханеня алдагы утырыш карарларының үтәлеше турында хисап бирде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәзилә Әхмәдиева мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләренең уртак эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында традицион булмаган кыйммәтләрне пропагандалаучы идеологияләрне таратуга каршы көрәш алып барылуына аерым басым ясады.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек турында сөйләде. Планда-лагерьлар, ял итү мәйданчыклары, спорт чаралары оештыру һ. б.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) Николай Колесников рецидивлар һәм көнкүреш җинаятьләре статистикасы белән таныштырды.
Утырыш барышында Дамир Ишкинеев яшь буынны батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәгендә патриотик тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклады. Балалар һәм яшьләр өчен чараларны вакытлы ялга кайтучы хәрбиләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашында уздырырга киңәш итте.