Республика Хөкүмәте йортында язгы ташуга һәм табигый янгыннарга әзерлек буенча үткәрелгән киңәшмәдә нурлатлылар онлайн режимда катнашты.
Республика буенча вәзгыять турында фикер алышканнан соң, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин язгы ташу үсеше барышы уңай булмаса, Татарстанның 218 торак пункты су басу зонасына эләгергә мөмкин, дип белдерде. Ул язгы ташу ситуациясе начарайган очракта районнарга югары әзерлек режимына күчәргә тәкъдим итте.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, аз карлы кыш аркасында республикада талгын су басу көтелә һәм якын көннәрдә явым-төшем аз булачак.
Аннары язгы ташу белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышулар урында дәвам итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин барлык хезмәтләрне вәзгыятьне контрольдә тотарга өндәде, су басу ихтималы сакланган авыллар кергән авыл җирлекләре башлыкларына сулыкларда су күтәрелешен күзәтеп торырга киңәш итте.