Нурлат районында ФАПларны капиталь ремонтлау: илкүләм проекттан актив файдалану

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Агымдагы елда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында сигез фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

Бутаиха, Красномайский, Октябрина поселокларында, шулай ук Урта Чаллы, Иске Татар Әмзәсе, Кара Күл, Торнаяз һәм Сәләнгеш авылларында эшләр башланган инде.

Барлык объектларда идәннәрне, түшәмнәрне, диварларны ремонтлау һәм электр уты белән тәэмин итү системасын алыштыруны да кертеп эчке бизәү эшләре башкарыла. Эшне башкаруның гомуми проценты 55%тан артып китә. Сәләнгеш авылында һәм Красномайский поселогында ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Калган объектларны агымдагы елның 1 июленә кадәр кулланылышка тапшыру планлаштырыла.

"Авыл халкына заманча уңайлы шартларда хезмәт күрсәтүләре бик күңелле. Әлбәттә, барысы да исән-сау булсын, ә фельдшер-акушерлык пунктына профилактика өчен генә килсеннәр", - диде Сәләнгеш авыл җирлеге башлыгы Анатолий Пинин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International